Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Социаль хезмәттән файдаланучыларга, аларның шәхси ихтыяҗларына карап, түбәндәге социаль хезмәтләр күрсәтелә:

1) көнкүрештә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның яшәешенә булышлык итүгә юнәлдерелгән социаль-көнкүреш хезмәтләре;

2) социаль хезмәттән файдаланучыларны карауны оештыру, сәламәтләндерү чаралары үткәрүгә ярдәм күрсәтү, социаль хезмәттән файдаланучыларның сәламәтлекләре торышындагы тайпылышларны ачыклау өчен даими күзәтеп тору юлы белән социаль хезмәттән файдаланучыларның сәламәтлеген саклауга һәм булышлык итүгә юнәлдерелгән социаль-медицина хезмәтләре;

3) социаль хезмәттән файдаланучыларның социаль мохиткә яраклашулары өчен психологик торышларын коррекцияләүдә, шул исәптән ышаныч телефоныннан файдаланып, аноним психологик ярдәм күрсәтүне күздә тоткан социаль-психологик хезмәтләр;

4) социаль хезмәттән файдаланучыларның үз-үзләрен тотышларында һәм шәхес үсешендәге тайпылышларын профилактикалауга, аларда позитив кызыксыну тудыру (шул исәптән ял итү өлкәсендә), гаиләдә балалар тәрбияләүдә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән социаль-педагогик хезмәтләр;

5) эшкә урнаштыруда һәм хезмәткә яраклашу белән бәйле башка проблемаларны хәл итүгә булышуга юнәлдерелгән социаль-эш хезмәтләре;

6) юридик хезмәтләр алуга, шул исәптән аларны түләүсез алуга, социаль хезмәттән файдаланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән социаль-хокукый хезмәтләр;

7) социаль хезмәттән файдаланучыларның коммуникатив потенциалын арттыру максатларында, яшәү мөмкинлекләре чикләнгән затлар, шул исәптән, инвалид балалар өчен хезмәтләр.



Среда, 16 августа 2023, 11:06